news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер хатынны сигез сәгать буена көчләгәннәр

Ул көч-хәл белән генә котыла алган.

news_top
Татарстанда бер хатынны сигез сәгать буена көчләгәннәр
Чаллыда 36 яшьлек ир-ат сигез сәгать дәвамында бер хатынны көчләгән. 42 яшьлек хатын могҗиза белән генә көчләүчедән котыла алган. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.

Җинаятьтә шикләнелүче ир бу хатынны 8 июльдә кичке сигездән алып 9 июльдә иртәнге дүрткә кадәр фатирда тотып, көчләгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Җинаять булган фатир хуҗасы пенсионер хатын икәне билгеле.

Көчләнгән хатын полициягә гариза язган. Җинаятьтә шикләнелүче иргә карата эш ачылган. Аны көчләүдә һәм бу хатынның ирегеннән мәхрүм итүдә гаеплиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар