Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер хатын яңа туган сабыен чиләктәге суга батырып үтергән

Хатын, баласын суга ташлагач, чиләкне ташландык бинага алып барып куйган.

news_top_970_100
Татарстанда бер хатын яңа туган сабыен чиләктәге суга батырып үтергән
Татарстанда бала үтерүдә гаепләнеп, 40 яшьлек хатын-кыз җәзага тартылды.

Быел май аенда Буа районы Алшех авылында яшәүче А.А сарайда бала таба. Бала туганнан соң, хатын аны сулы чиләккә сала һәм күршедәге ташландык бинага кертеп куя. Шуннан соң хатын йөклелек буенча учетта торган хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Табиблар, ана карынында бала булмауны ачыклаганнан соң, полициягә мөрәҗәгать итә. 

Хатын-кызга карата "Ана тарафыннан яңа туган баласын үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Суд хатынны 3 елга шартлы рәвештә, 3 елга сынау срогы белән, ирегеннән мәхрүм иткән, дип хәбәр ителә Тикшерү идарәсенең рәсми сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100