Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер хатын күршесен таба алмагач, ике нәни бала югалды дип хәбәр тараткан

Коткаручылар ике һәм биш яшьлек балаларны эзләгәндә, алар әниләре белән булган.

news_top_970_100
Татарстанда бер хатын күршесен таба алмагач, ике нәни бала югалды дип хәбәр тараткан
Түбән Камада ике нәни баланы эзләгәннәр. Бәхеткә, алар бу вакытта әниләре белән бергә булган. Бу вакыйга турында НТР 24 телеканалы хәбәр итте.

Түбән Камада балалар югалды дип күрше хатын хәбәр тараткан. Ул балаларның әнисен дә таба алмагач, 112 номерына шалтыраткан булган.

“Өч яшьлек Никита һәм биш яшьлек Ульяна чәршәмбе көнне кичке тугыз тирәсендә өйдән чыгып киткән. Балалар югалган дип күрше хатын чаң суга башлаган. Ул балаларның әнисе дә өйдә юк, аның кайда икәне дә билгесез дигән”, – шундый хәбәрне телеканалга коткаручылар биргән.

Пәнҗешәмбе көнне ике нәни баланы полиция эзли башлаган. Шул ук көнне кичрәк балаларның әнисе белән булуы ачыкланган.

Балалар һәм аларның әнисе белән барысы да яхшы, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100