news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер хатын ашарга пешергәндә янып үлә язган

Бу хатынны яна торган фатирдан ире алып чыккан.

news_top
Татарстанда бер хатын ашарга пешергәндә янып үлә язган

Азнакайда яшәүче хатын ашарга пешергәндә янып үлә язган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

8 ноябрьдә көндез Шәйхетдинов урамындагы йортта янгын булган. Дүртенече каттагы фатир тәрәзәләреннән куе төтен чыккан.

35 яшьлек хатын ашарга пешергәндә фатирда янгын башланган. Янгын сүндерүчеләр аны фатир ишеге төбендә күреп алган. Хатынны ире фатирдан алып чыккан. Аны табибларга тапшырганнар.

Белегечләр янгын ут белән саксыз эш иткәнгә килеп чыгуы ихтимал дип фаразлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар