news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер егетне танышлары күмәкләп көчләгән

Татарстанда бер егетне танышлары күмәкләп көчләгән

news_top
Татарстанда бер егетне танышлары күмәкләп көчләгән
13 майда кичке якта Яшел Үзән шәһәренең Почта урамындагы йортларның берсендә 27 яшьлек ир-ат мәете табыла. Әлеге ир-ат кыйналган һәм көчләнгән була. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр җинаять эше ача. Алар мәрхүм ир-атның ике танышын тоткарлый. Бу ир-атларның берсе җинаятьтә катнашы булуын тулысынча таный, икенчесе үзен өлешчә гаепле дип саный.

Тикшерү версиясе буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-атлар мәрхүмне башта кыйный, шуннан соң көчли. Алар бу гамәлләрен телефон камерасына төшереп ала. Җинаять кылганнан соң, бу ир-атлар урыннан кача. Алар гомумән илдән чыгып китәргә җыена. Ләкин хокук саклаучылар аларны тоткарлый.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу җинаять көнчелек аркасында кылынган.

Суд карары буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-атлар сак астына алынган. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар