news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер баланың эчәклегендә нектарин кискәләре тыгылып калган

news_top
Татарстанда бер баланың эчәклегендә нектарин кискәләре тыгылып калган
Республика балалар клиник хастаханәсе

Татарстан табиблары эчәклегендә нектарин кисәкләре тыгылып калган баланы коткарып калган. Бу турыда Республика балалар клиник хастаханәсенә сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Бала нектарин ашаганнан соң авырый башлаган. Эче бик каты авырта башлаган баланы әти-әнисе хастаханәгә алып килгән.

Табиблар рентген снимогы ясаган һәм баланың корсагында сыеклык җыелуын ачыклаган. Баланың эчәклеге тыгылып калуы билгеле булган.

Хирурглар операция вакытында баланың корсак куышлыгына кисем ясый һәм эчәклекнең авыру урынын тышка чыгаралар. Алар эчәклектә нектариннан калган зур кисәкләр булуын күрә.

Табиблар җимеш кисәкләрен җайлап кына изә, аны боткага әверелдерәләр, аннары бу катнашманы туры эчәклеккә таба күчерәләр. Әлеге матдәләрне клизма ярдәмендә тышка чыгаралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар