news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер баланың күкрәк читлегендә 12 см зурлыктагы шеш үскән

Баланың бер урыны да авыртмый, шешне флюоргорафия вакытында күреп алалар. Ул үпкәләргә һәм йөрәккә баса башлаган була.

news_top
Татарстанда бер баланың күкрәк читлегендә 12 см зурлыктагы шеш үскән
https://pixabay.com

Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары бер баланың күкрәгеннән 12 см зурлыктагы шешне алган. Бу турыда хастаханәнең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Шеш баланың үпкәсенә һәм йөрәгенә баса башлаган. Операция вакытында берничә тишем ясаганнар.

Табиблар Андрей Подшивалин һәм Ибраһим Мортазалиев шешне тулысынча алып аткан.

Яшәү урыны буенча флюорография ясаганда, баланың күкрәк читлеге эчендә шеш булуы ачыклана. Бала үзе бернигә дә зарланмый. Бу гадәти тикшеренү була.

Тиешле процедураларны ясаганнан соң, табиблар торакоскопик ысул белән операция уздыра. Ягъни баланың эчендәге шактый зур шешне берничә тишем аша алалар. Күкрәк читлеген кисмиләр.

Операциядән соң бала үзен яхшы хис итә. Аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар