Татарстанда бер бабай хатыныннан көнләшеп, күршесенең өенә ут төрткән
65 яшьлек пенсионер күрше йортының тәрәзә рамын яндырган, аннары баскыч төбенә бензин сипкән.
Татарстанның Бөгелмә районындагы авылларның берсендә 65 яшьлек пенсионер хатынын күршесеннән көнли башлый. Шуннан соң ул күрше йортка ут төртә. Хәзер ул суд каршына басачак. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, 22 ноябрьдә Таллы Бүләк авылында яшәүче пенсионер бабай күршесенә кереп, талаша тотына. Ул үзенең хатыны күрше йортында качып ята дип саный. Әйткәләшкәннән соң, көнче ир күрше йортында хатынын барыбер таба алмый. Өенә кайтып китә. Аннары ул ут каба торган сыеклык һәм шырпы алып килә. Күрше йортының тәрәзә рамына янучан сыеклык сибеп, ут төртә. Бәхеткә, ут янып китми.
Шуннан соң бу ир-ат тагын өенә китә. Бу юлы ул бензин салынган канистра алып килә. Күрше йортының баскыч төбенә ут төртә. Йорт хуҗасы утны вакытында күреп ала һәм җәнҗалчыны туктата.
Әлеге эштән соң җинаять эше ачылган. Көнче бабайны «Чит кеше милегенә ут төртеп зыян китерү» маддәсе буенча хөкем итәчәкләр. Аны биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.