Татарстанда 17–23 мартта бензинның өч маркасына бәяләр үсеше теркәлгән. Бу мәгълүматларны Росстатка сылтама белән «Татар-информ» китерә.
Аерым алганда, АИ-92 бензины бәясе литрына 61,43 сумнан 61,69 сумга кадәр арткан, АИ-95 маркасы 65,10 сумнан 65,38 сумга, ә АИ-98 маркасы 89,26 сумнан 89,45 сумга күтәрелгән. Шул ук вакытта дизель ягулыгы хисап чорында арзангайган – 72,93 сумнан 72,72 сумга кадәр төшкән.
Элегрәк, март башында да республикада автомобиль ягулыгы бәяләре артуы күзәтелгән. Аерым алганда, 2–10 март аралыгында АИ-92 бәясе 60,82 сумнан 61,23 сумга кадәр, АИ-95 – 64,57 сумнан 64,87 сумга кадәр күтәрелгән. Гомумән алганда, февраль ахырыннан башлап бәяләр үсү тенденциясе саклана, диелә хәбәрдә.