Татарстанда берәү, ачуыннан граната атып, киявен шартлатырга теләгән
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан 61 яшьлек Николай Фединга карата җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Ул Россия Җинаять кодексының 105 нче (2 нче өлеше), 30 нчы (3 нче өлеше) маддәләре (куркыныч ысул белән үтерергә җыену); 222 нче маддәнең 1 нче часте (хәрби кирәк-яракларны законсыз саклау) буенча җинаятьләр кылуда гаепле табылган.

Федин җинаять кылуга катнашын тулысынча таныган. Тикшерүче үтенече буенча, аны сак астына япканнар. Тикшерү җитәрлек күләмдә дәлилләр базасы туплаган, моңа бәйле рәвештә, расланган гаепләү йомгагы белән җинаять эше судка тапшырылган. Бу хакта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.