news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда БДИ вакытында кызның лифчигын салдырганнар

«Укучылар болай да стресс кичерә, әле тагын елатып, чишенергә мәҗбүр итәләр», дип язалар социаль челтәрдә.

news_top
Татарстанда БДИ вакытында кызның лифчигын салдырганнар
Түбән Кама районында чыгарылыш сыйныфында укучы кызны эчке киемнәренә кадәр чишендергәннәр. Бу турыда хәбәр социаль челтәрләрдә чыкты. НТР телеканалы мәгълүматның раслануын хәбәр итте.

«Унынчы мәктәптә химиядән БДИ бара. Дус кызым шалтыратып сөйләде. Аның кызын лифчигын салырга мәҗбүр иткәннәр. Бу нинди хәл инде? Ярдәм итегезче, кая мөрәҗәгать итим? Укучылар болай да стресс кичерәләр, әле тагын елатып, чишенергә мәҗбүр итәләр», дип язганнар социаль челтәрдәге хәбәрдә.

Телеканал бу очрак буенча тикшерү башланган дип хәбәр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар