Татарстанда БДИ буенча күрсәткечләр нинди?
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «12нче кат» проектында «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында яңа уку елында нинди үзгәрешләр көтелгәне хакында сөйләде.
Татарстан укучыларының БДИ буенча уртача баллы Россия буенча уртача күрсәткечләргә караганда югарырак. Быел рус теле һәм математика буенча белем дәрәҗәсе арткан.
Имтиханнарында 100 балл җыючы татарстанлыларның яртысыннан артыгы Казан укучысы икән.
Йөз балл җыючыларны иң күп әзерләүчеләр — Казан мәктәпләре. Гомумән алганда, башкаланың иң югары нәтиҗәгә ирешкән 125 укучысы бар. Чаллыдан — 34, Әлмәт районыннан — 13, Түбән Кама районыннан 10 бала имтиханны 100 баллга тапшырды, — диде Илсур Һадиуллин.
Быел Татарстанда имтиханнарны 256 укучы иң югары – 100 баллга тапшырган. Унбер укучы ике фәнне 100 баллга тапшыра алган. Узган ел 100 баллга тапшыручылар 239 булган.
Моннан тыш, барлык ике йөз балл җыючылар өченче предмет буенча да югары нәтиҗәгә иреште, — диде министр.
Дөрес, 42 укучы аттестат алмыйча калган, былтыр андыйлар алты гына булган.
Укучыларның яртысы техникум һәм көллиятләргә китә. 11 классны тәмамлаучыларның 88 проценты югары уку йортларына керә.
Былтыр профессиональ белем бирү учреждениеләрендә бер урынга 3,5 укучы дәгъва итте, кайбер көллиятләрдә бер бюджет урынына җиде кешегә кадәр җитте, - ди министр.