news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда БДИ буенча иң югары балл җыйган укучылар өчен түләүләр расланды

news_top
Татарстанда БДИ буенча иң югары балл җыйган укучылар өчен түләүләр расланды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда 2025 елда Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) иң югары балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларына түләүләр расланды. Тиешле карар республиканың рәсми хокукый актлар порталында урнаштырылган. Бу хакта «Вести Татарстан» сайты яза.

Бер фәннән иң югары балл җыйган укучылар 15 мең сум акча алачак. Ике фәннән дә 100 балл җыйганнарга исә 25 мең сум күләмендә түләү бирелә.

Әлеге акчаларны күчерү тәртибен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар