Татарстанның Арча районында яшәүче хатын-кыз Республика клиник хастаханәсендә бавыр күчереп утыртудан соң инде икенче баласын тапкан. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче йөклелек табиблар күзәтүе астында үткән. 41 яшьлек хатын йөклелек чорының күп өлешен хастаханәдә яткан һәм сәламәт кыз бала тапкан.
Өч ел узгач, ул яңадан авырга узган. Берничә консилиум һәм тикшерүләрдән соң, табиблар, йөклелекне сакларга, дигән карар чыгарганнар.
«Табибларның бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә бала тулысынча җитлегеп тууга ирештек. Барлык йөклелек чоры дәвамында хатын трансплантологлар, акушер-гинекологлар, кардиологлар һәм гепатологлар күзәтүендә торды. Беренче йөклелектән аермалы буларак, бу юлы ул стационарда түгел, ә өендә яшәде. Татарстан өчен бу уникаль очрак – бавыр күчереп утыртудан соң ике сәламәт, тулысынча җитлеккән бала табуның беренче мисалы», – дип сөйләде Татарстан РКБ перинаталь үзәге җитәкчесе Нигина Нигъмәтуллина.