Татарстанда башына ут капкан ир-ат алтынчы каттагы тәрәзәдән төшкән
Ул ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.
Түбән Кама шәһәренең Гайнуллин урамындагы йортларның берсе тәрәзәсеннән ир-ат егылып төшкән. Аның башына ут капкан булган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Ул алтынчы каттагы фатир тәрәзәсеннән төшкән. Шаһитлар аның башы януын әйткән. Бу турыда социаль челтәрләрдә язганнар.
Урынга табиблар килгән, тик җирдә ятучы ир-ат инде үлгән булган.
Фаҗига сәбәпләрен полиция ачыклый.