news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда башына ут капкан ир-ат алтынчы каттагы тәрәзәдән төшкән

Ул ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.

news_top
Татарстанда башына ут капкан ир-ат алтынчы каттагы тәрәзәдән төшкән
pixabay.com

Түбән Кама шәһәренең Гайнуллин урамындагы йортларның берсе тәрәзәсеннән ир-ат егылып төшкән. Аның башына ут капкан булган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Ул алтынчы каттагы фатир тәрәзәсеннән төшкән. Шаһитлар аның башы януын әйткән. Бу турыда социаль челтәрләрдә язганнар.

Урынга табиблар килгән, тик җирдә ятучы ир-ат инде үлгән булган. 

Фаҗига сәбәпләрен полиция ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар