Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда баш сөяге, кулы, аягы сынган алты айлык сабыйның анасы хастаханәдән качкан

news_top_970_100
Татарстанда баш сөяге, кулы, аягы сынган алты айлык сабыйның анасы хастаханәдән качкан
видеодан скриншот

6 айлык сабый өчен Кама Тамагы районында башланган коточкыч тарих Казанда реанимациядә төгәлләнгән. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Башы имгәнеп, реанимациягә эләккән сабыйның хәле турында Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары сөйләгән.

Куйбышев Затонында яшәүче сабыйны августта Балалар республика клиник хастаханәсенә китерәләр. Аның башы бик җитди имгәнгән була.

Бала 21 яшьлек анасы белән килә. Аның сүзләренчә, улы егылып имгәнгән. Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен тырыша, ә сабыйның гәүдәсендә яңа травмалар барлыкка килә тора. Башта әни кеше моны очраклы егылу белән аңлата, имеш, хастаханә палатасында егылган. Ләкин аның аклануыннан шикләнүләрен сизгәч, әни кеше качып китә.

«Бер яшькә кадәрге балалар – халыкның якланмаган өлеше. Аларның үз-үзен саклау инстинкты юк, скелет-мускул аппараты әле җитлекмәгән, үзәк нерв системасы формалашып кына килә, ягъни физик һәм психик халәте 100 процент олылар катнашына бәйле», – ди табиб-реабилитолог Гүзәл Мифтахетдинова.

Әни кеше исә имгәнгән баласын ташлап, туган бистәсенә киткән. Хәзерге вакытта баланың хәле авыр, дип бәяләнә, табиблар киләчәккә фаразлар ясамый.

21 яшьлек хатынга карата «балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифаларын үтәмәү, газаплау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, августта баланың баш сөяге сынган. Әнисе аның караваттан егылганлыгын әйткән. Баланы хастаханәгә китергәннәр. Берничә көннән медиклар баланың кулы һәм аягы сынганын да ачыклаган. Бу хакта Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкийга  сылтама белән «Татар-информ» язды. 

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенә әлеге эшне тикшерү турында турында хәбәр итәргә кушты.Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100