Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бәрәңге утыртканда фаҗига: бакча сукалаучы ир-ат аяксыз калган

news_top_970_100
Татарстанда бәрәңге утыртканда фаҗига: бакча сукалаучы ир-ат аяксыз калган
"Татар-информ" архивы

Татарстанда яшәүче Эльмир Нуретдинов – үз эшенең остасы, 2016 елда «Лучший сантехник» Бөтенроссия бәйгесендә катнашкан. Чаллыда ул Комсомол районында эшли. Аны биредә яшәүчеләр хөрмәт итә. Ләкин 1 ай элек 54 яшьлек Эльмир белән фаҗига килеп чыга. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Май бәйрәмнәрендә алар Тукай районының Биклән авылында бәрәңге утырта. Эльмир мотоблок белән бакчаны сукаларга чыга.

«Ничектер уң аягы мотоблок астына керә, үткен фрезалар аны әйләндереп ала. Ул егыла, ләкин мотоблокны сүндерергә өлгерә. Хатыны йөгереп килә, тавышка күршеләр керә, «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Табиблар операция ясый, аның сөякләре сынып беткән, мускуллары өзелгән. 1 ай буена аягын коткарырга маташтылар, тик булдыра алмадылар. Ул ашаудан калган иде, аягы да авыртмый башлаган – «үлгән» инде», – ди Эльмирның сеңлесе Диана.

Май азагында аның аягын кисәләр. Диана сүзләренчә, абыйсы хәзер шок халәтендә, әле аңлап та бетерми.

Туганнары инвалидлык рәсмиләштереп йөри. Протезны 1 ел чамасы көтәсе була. «Бу протез кешегә тулы канлы тормышка якын рәвештә яшәргә мөмкинлек бирми инде. Без Эльмир абыйның эшкә йөри алуын, элеккечә яшәвен телибез. Ә бу протез аңа таянырга гына мөмкинлек бирә, ә бионик протез элеккечә үк яшәргә ярдәм итә», – ди Диана.

Гаилә Япониядә ясалган бионик протез алу турында хыяллана. «Бәясен төгәл белмим, 2 миллион сум чамасы», – ди Диана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100