Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда банк баскан ир-атны эзлиләр

Яшел Үзән районында урнашкан банктан 110 мең сум акча алып чыгып киткән ир-атны видеокүзәтү камерасы төшереп торган.

news_top_970_100
Татарстанда банк баскан ир-атны эзлиләр

Татарстанның Яшел Үзән районында «Сбербанк» ны баскан ир-атны эзлиләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Васильево бистәсендә урнашкан банкны бүген иртәнге унынчы яртыда басканнар. Битлек кигән ир-ат банкка керә һәм пистолетка охшаган әйбер белән куркытып, кассирдан 110 мең сум чамасы акчаны алып чыгып китә.

«Талау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Җинаятьчегә 35-40 яшь чамасы, ул кара куртка һәм кара башлык кигән, битендә тукымадан ясалган битлек булган. 

Бу кешене танучылар булса, өстәмә белешмәне 02, 112, 8-84371-4-47-06, 8-843-291-29-00 яки 291-20-02 номерларына шалтыратып әйтергә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100