Татарстанда балыкчылар утырган "УАЗ" машинасы шартлаган
Фаҗига төнлә Нократ елгасы яры буенда килеп чыккан.
Мамадыш районында балыкчылар утырган "УАЗ" машинасы шартлаган дип хәбәр итә «Вести KAMAZ» сайты.
Өч ир-ат Нократ елгасына балык тотарга дип килә. Икесе автомобиль салонында йоклаган вакытта, өченче ир-ат учак яккан була. Берникадәр вакыттан соң машинада көчле шартлау була. Балыкчы янган машинадан иптәшләрен коткара. Элемтә чаралары машинада янып бетү сәбәпле, ир-атлар ярдәм чакыру өчен, төнге караңгыда юл эзләргә мәҗбүр булалар.
Нәтиҗәдә, зыян күрүчеләр авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Беренчел версия буенча, машина эчендәге газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә килеп чыккан.