news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда балыкчылар утырган "УАЗ" машинасы шартлаган

Фаҗига төнлә Нократ елгасы яры буенда килеп чыккан.

news_top
Татарстанда балыкчылар утырган "УАЗ" машинасы шартлаган

Мамадыш районында балыкчылар утырган "УАЗ" машинасы шартлаган дип хәбәр итә  «Вести KAMAZ» сайты. 

Өч ир-ат Нократ елгасына балык тотарга дип килә. Икесе автомобиль салонында йоклаган вакытта, өченче ир-ат учак яккан була. Берникадәр вакыттан соң машинада көчле шартлау була. Балыкчы янган машинадан иптәшләрен коткара. Элемтә чаралары машинада янып бетү сәбәпле, ир-атлар ярдәм чакыру өчен, төнге караңгыда юл эзләргә мәҗбүр булалар.  

Нәтиҗәдә, зыян күрүчеләр авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Беренчел версия буенча, машина эчендәге газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә килеп чыккан. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар