news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда балконнан сикергән хатынның аягына тимер таяк кергән һәм тишеп чыккан

Коткаручылар тимер таякны кисеп алгач, хатын-кызны "ашыгыч ярдәм" машинасы хастаханәгә алып киткән.

news_top
Татарстанда балконнан сикергән хатынның аягына тимер таяк кергән һәм тишеп чыккан
6 октябрьдә кичке сигез тирәсендә Чаллыда 36 яшьлек хатын балкон тәрәзәсеннән сикерә. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

ГЭС бистәсендә урнашкан йортның беренче этажындагы фатир балконыннан сикергән хатын җирдәге таяк өстенә төшә. Тимер таяк аның аягына керә һәм аркылы тишеп чыга. 

Урынга килгән коткаручылар тимер таякны кисеп ала. Имгәнгән хатын-кызны "ашыгыч ярдәм" машинасы хастаханәгә алып китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар