Татарстанда балигъ булмаган кыз сөйгәне белән төрмәгә эләккән
17 яшьлек кыз һәм 18 яшьлек егетне ирекләреннзн мәхрүм иткәннәр.
Чаллыда 17 яшьлек кыз һәм аның 18 яшьлек егетен хөкем иткәннәр. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, балигъ булмаган кыз һәм аның сөйгән егете интернетта наркотик матдәләр сатып алганнар. Алар бу наркотикларны ваклап башка кешеләргә сатып йөргән.
Бу вакыйга буенча җинаять эше ачылган. Кызны 3 ел 4 айга, егетне 6 ел 4 айга ирекләреннән мәхрүм иткәннәр.