news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда баласын өйдә тудырган хатынга карата җинаять эше ачканнар

33 яшьлек хатын баласын сабыйны подъездда табып алдым дигән.

news_top
Татарстанда баласын өйдә тудырган хатынга карата җинаять эше ачканнар

Татарстан буенча Тикшерү комитеты Казанда яшәүче 33 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачкан. Бу хатын яңа туган баласын үтерергә маташкан дип шикләнәләр. Әлеге вакыйга турында Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казанның Адоратский урамында яшәүче йөкле хатын вакытында табибка бармый, хисапка басмый. Нәтиҗәдә бала вакытыннан алда дөньяга килә. Бу хатын18 ноябрьдә өендә кыз бала таба. Ул кабат табиб чакырмый.

Кичкә таба бала каты елый башлый. Хатын ашыгыч ярдәм чакыра. Ана кеше сабыйны подъезд табып алдым дип сөйли. Табиблар исә хатынга медицина тикшеренүе үтәргә тәкъдим итә. Шуннан соң гына хатын баланың үзенеке булуын таный. Ул баланы берничә сәгать алдан табуын әйтә.

Хәзерге вакытта сабыйны хастаханәдә дәвалыйлар. Әлеге вакыйга буенча тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар