Татарстанда баласын чүплеккә ташлаган хатынны тоттылар
39 яшьлек хатынны баласын үтерүдә гаеплиләр.
Түбән Камада баласын чүплеккә чыгарып ташлаган хатынны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте.
Чыганак мәгълүматы буенча, 39 яшьлек хатынның ике баласы бар. Ул алкогольне күп куллана. Өченче баласын арендалаган фатирда тапкан. Аннары фатир тирәсендәге чүплеккә илтеп ташлаган.
- Тән температурасы 32 градуска кадәр төшкән бер көнлек кыз баланы сукбай ир-ат табып алган.
Видеокүзәтү камералары кадрлары бу хатынның шәхесен ачыкларга ярдәм иткән. Аңа карата "Үтерү" маддәсе буенча эш ачылган.