Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда баланы анасыннан аерып алып, атасына биргәннәр

Ир баласының анасына зарланып судка мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100
Татарстанда баланы анасыннан аерып алып, атасына биргәннәр
Буа районында тәртипсез анадан баласын аерып алып, атасына биргәннәр. Бу турыда Татарстан Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Буа шәһәре суды нәни бала атасынының гаризасын караган. Бу ир баласының анасын хокукларын чикләүне сорап судка мөрәҗәгать иткән. 

Суд бу хатынның спиртлы эчемлекләр белән мавыгуын ачыклаган. Ул үзенең ана бурычларын да башкармаган. Шулай ук баланы матди яктан да тәэмин итә алмаган. Баланың физик сәламәтлеген дә, рухи халәтен дә кайгыртмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Башта баланы анадан алып, социаль приютка урнаштырганнар. Җавапсыз ана хәтта судка да килмәгән. Суд хатынны ана хокукларыннан мәхрүм иткән, бала хисабына алимент түләү бурычын билгеләгән.

Хәзерге вакытта баланы тәрбияләү әтисенә тапшырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100