news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда балаларга иң сирәк һәм иң еш куша торган исемнәр

news_top
Татарстанда балаларга иң сирәк һәм иң еш куша торган исемнәр
Фото: © «Татар-информ»

Әминә, София, Айлин, Ясминә, Эмилия, Амелия, Ева, Мәрьям, Есения, Василиса, Арина, Виктория һәм Мия – 2025 елның гыйнвар – август айларында кыз балаларга куша торган исемнәр арасында иң популярлары. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан ЗАГС идарәсендә хәбәр иттеләр.

Малайларга исә ешрак Әмир, Тимур, Мирон, Марк, Матвей, Кәрим, Эмир, Артем, Михаил һәм Эмиль дип кушканнар.

Кызлар өчен иң сирәк исемнәр – Алитея, Амали, Аннабель, Аюна, Динэль, Илиф, Ия, Кая, Лола, Мэй, Ребекка, Сапфира, Тэя, Эда, Элен, Эля, Яса, Яфа.

Малайлар өчен – Алхан, Амур, Анэль, Аристан, Бату, Бекхам, Велеслав, Вепа, Гайк, Гор, Дальяр, Ермак, Каан, Лавр, Матео, Нестер, Николас, Нух, Ораш, Рувим, Сапфир, Урал, Шант, Эван һәм Янис.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар