news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда балалар утырган автобус берничә тапкыр әйләнеп капланган

Автобус шоферы тизлеген арттырган һәм идарәне югалткан, дип фаразлыйлар.

news_top
Татарстанда балалар утырган автобус берничә тапкыр әйләнеп капланган
Югары Ослан районында  "Кама Тамагы - Казан" трассасында балалар утырган микроавтобус юл кырыена төшеп киткән. Бу урыда "Татарстан 24" телеканалы хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, микроавтобусны йөртүче шофер тизлеген арттырган һәм идарәне югалткан. Шулай итеп машина юл кырыена төшеп китеп, берничә тапкыр әйләнеп капланган.

Авариядә бер бала имгәнгән. Аның башында җитди трамва булып, хастаханәгә озатканнар. Башка пассажирлар, шул исәптән балалар, бәрелеп, сыдырылып, зыян күргән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар