Татарстанда балалар мәйданчыгында нәни кыз бармаксыз калган
Әлмәттә мәйданчыктагы таудан шуып төшкәндә, баланың кулы ярыкка эләккән.
Тауның металл пластиналары арасына кулы кысылып, бала бармаксыз калган дип "Альметьевск-ТВ" хәбәр итте.
Социаль челтәрләрдә чыккан хәбәр турында Әлмәт мэры Айрат Хәйруллин үз фикерен әйтте. Ул комплексларны иртән, кич тикшереп торырга кушты. Видеокүзәтү, сакчы гына ярдәм итмәячәген әйтте. Балалар имгәнүен булдырмау буенча эшләргә кушты.