news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бала тапканнан соң яман шеш ачыкланган яшь әни вафат булган

Битараф булмаган кешеләр мәрхүмәне дәвалау өчен акча җыйган иде.

news_top
Татарстанда бала тапканнан соң яман шеш ачыкланган яшь әни вафат булган
Владимир Васильев

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Алинә Әхтәмова вафат булган. Ул «кискен миелобластный лейкоз» белән авырый иде. Алинәгә ярдәм итү өчен игелекле кешеләр акча да җыйды. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Яшь хатын бала тапкач, аның умырткалыгы авырта башлый. 2020 елның март азагында авырту көчәя, умыртка сөякләре сызлый. Яшь әни хәлсезләнә. Алинә караваттан торып басып, йөри алмый башлый.

Аңа диагнозны бала тапканнан соң дүрт ай чамасы узгач куялар. Алинәгә сөяк мие күчереп утырту өчен донор кирәк булуы ачыклана. Туганнары арасында яраклы кандидатлар табылмый.

Авыру турында билгеле булгач, 28 яшьлек Алинәнең туганнары НТР 24 каналына мөрәҗәгать итә. Алар Израильдә дәвалану өчен акча җыя.

Алинә яшәргә, кызы Айлинны үзе үстерергә хыяллана. Ул Казанда хастаханәдә ятканда, нәни кызы әтисе Тимур белән калып тора. Тик хәзер 1 яшь 6 айлык Айлин әнисез калды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар