Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бала тапканда үлгән хатынның игезәк кызларына исем кушканнар

33 яшьлек Дилә өч баласын ятим калдырып, вафат булды.

news_top_970_100
Татарстанда бала тапканда үлгән хатынның игезәк кызларына исем кушканнар
Радик Фәтхуллин инстаграмыннан

Радик һәм Дилә Фәтхуллиннар 15 ноябрьдә никахларын рәсмиләштерә. Шушы көннәрдә гаиләдә игезәк балалар туарга тиеш була. Бу гаиләдә Диләнең ун яшьлек улы Әмирхан үсеп килә. Ләкин 22 ноябрьдә бала тапканда, Дилә вафат була.

«Өч баласы ятим калды»: Татарстанда яшәүче 33 яшьлек хатын бала тапканда үлгән. Тулгагы башланган хатынны Казанга илтмиләр, Биектауда хастаханәгә салалар, дип язган идек.

25 ноябрьдә Радик балаларына туу турында таныклык рәсмиләштерә. Ул кызларга Асыльяр һәм Айзилә дип исем биргән. Дилә дә кызларына шундый исем кушарга теләгән булган. Радик туу турында таныклар белән фотосын социаль челтәргә куйды. Ул ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте.

Кичә Радик инстаграмдагы сәхифәсендә балаларына исем куштыру турында хәбәр итте.

«Кичә нәни сабыйларыма Алмаз хәзрәт исем кушты. Аллаһка шөкер. Рәхмәт барыгызга да. Якынлашып килүче Яңа ел белән, хөрмәтле дусларым», — дип яза өч бала белән тол калган ир.

«Кыз да кочасым килә дия иде»: Арча кызы Дилә игезәк балалар тапканда һәлак булды.

«Сабыйларның хәле яхшы»: Хатыны бәби тапканда үлгән әти кеше кызларын күрергә барган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100