news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда, бала тапканда, 34 яшьлек хатын-кыз үлгән

news_top
Татарстанда, бала тапканда, 34 яшьлек хатын-кыз үлгән

Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә бала тапканда, 34 яшьлек хатын үлгән, дип хәбәр итә KazanFirst.

Аның баласы 36 атналык булган. «Ялгышлык белән кеше үтерү» факты буенча җинаять эше кузгатылган. Хастаханә вафат булучының гаиләсенә һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән, табиблык сере булу аркасында, мәгълүматның тикшерү органнарына гына җиткерелүен әйткән.

Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе ведомство тикшерүе башлаган.

Бала исән, аны Казанга, Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Быел шушы хастаханәдә бала тапканда, Чаллының 78нче лицее директоры урынбасары Алена Мөхәммәтова үлгән иде. Аңа 36 яшь иде. Хокук саклау органнары җинаять эше кузгатты, хастаханәнең баш табибы алышынды – Марат Насыйбуллин эштән алынып, Альберт Хәертдинов куелды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар