Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бәрәңгенең нинди сорты мул уңыш бирә һәм аны ничек үстерергә?

Бәрәңгене каен чәчәккә бөреләнә башлаган вакытта утырталар.

news_top_970_100
Татарстанда бәрәңгенең нинди сорты мул уңыш бирә һәм аны ничек үстерергә?
tatarstan.ru

Бәрәңге утырту өчен технология буенча җир 8-10 градуска кадәр җылынырга тиеш. Халык сынамышлары буенча, бу - каен чәчәккә бөреләнә башлаган вакыт. Берәр атнага соңга калсаң да, зыян түгел, чөнки бәрәңге җылы туфракны ярата. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Зенон Сташевский бәрәңге плантацияләреннән югары уңыш алуның төп шартларын атый. Болар, беренчедән, уңай һава шартлары, икенчедән, технологик факторлар — туфрак һәм аны әзерләү, сортлы орлыклар, үскәндә аларны чүп үләннәрдән, корткычлардан һәм авырулардан яклау, аларны дөрес саклау.

Һава торышы чытыклыкларыннан без котыла алмыйбыз. Эссе булганда, бәрәңгегә су сибә алабыз әле, ә тоташ яңгырлардан һәм боз сугудан сакланып кала алмыйбыз. Ә моның өчен без туфракны дөрес әзерли алабыз: ул уңдырышлы һәм яхшы казылган булырга тиеш. Утырта торган бәрәңге орлыклары алдан кояшлы һавада җылытылган булырга тиеш. Андый орлыклар яшелләнә, алар үрә башлый.

Әгәр бәрәңгене көрәк белән утыртсаң, рәтләрне бер-берсеннән 60-70 см ара калдырып ясарга кирәк. Аны бер көрәк тирәнлегендә, күзләрен өскә каратып утырталар.

Зенон Кортни, Регги, Самба, Зумба, Танго кебек сортлар тәкъдим итә. Ред, Скарлетт, Винета, Зекура, Удача, Роко сортларын да яратучылар күп. Һәр сортның үз характеристикасы бар. Берәүләргә югары крахмаллы, ярмалы бәрәңгеләр ошый, башкаларга — матур, түгәрәк, кечкенә күзле бәрәңге, аларны чистартырга җайлы, өченче берәүләргә — ак тышчалы, дүртенчеләргә — кызыл… Аларның барысын да Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Лаеш районы Олы Кабан авылы базасында селекционерлардан алырга мөмкин.

Бәрәңге орлыкларын колорадо кортына каршы эшкәртеп утыртырга мөмкин. Бакчачылык кибетләрендә препаратлар җитәрлек. Престиж һәм Актара кебек сыналганнарын кулланырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100