news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда аждаһа татуировкасы төшерелгән ир-атны эзлиләр

Былтыр 25 яшьлек ир-ат баласына кием-салым алырга Чаллыга киткән булган.

news_top
Татарстанда аждаһа татуировкасы төшерелгән ир-атны эзлиләр
https://pixabay.com/

Менделеевск шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек Олег Чураев исемле ир-ат югалган. Ул 2018 елның 9 гыйнварында өйдән чыгып киткән һәм шуннан бирле әйләнеп кайтмаган. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Олегның хатыны бәби көтә. Булачак әти Чаллыга бала киемнәре алырга китә һәм әйләнеп кайтмый.

Хәзер Олегны хатыны һәм нәни балалары өйдә көтеп тора.

Олегның кулында беләзектән терсәгенә кадәр аждаһа сурәте белән татуировка төшерелгән, диелә бу хәбәрдә.

Үзе белән паспорты һәм хәрби билеты булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар