Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда аюлар кайда очрый, һәм аю күрсәң нишләргә?

news_top_970_100
Татарстанда аюлар кайда очрый, һәм аю күрсәң нишләргә?
"Татар-информ" архивы

Татарстан Биоресурслар дәүләт комитеты белешмәсе буенча, республика территориясендә 25 көрән аю яши. Миграция вакытында аларның саны 2 тапкыр артырга мөмкин.Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Аюлар Әгерҗе, Яшел Үзән, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба районнарында очравы теркәлгән. Тукай районында аюлар очрамаган. Шулай ук Лаеш районында яшәүчеләр су буенда аю эзләре күрүен сөйләгән.

Җәйге миграция вакытында Татарстанда аюлар саны 60-70 булырга мөмкин. Алар безнең якларга Киров өлкәсе һәм Марий Эл урманнарыннан килә.

Ведомство аю очраганда үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртә.

Ерткыч белән очрашканда, паникага бирелмичә, аның күзләрен карамыйча узарга кирәк. Алар моны агрессия итеп кабул итә, шуңа күрә акрын гына китәргә тырышыгыз.

Һичкайчан йөгерергә, аюга артың белән борылырга ярамый. Ул якынайса, кисәк кенә тавышлар чыгарып, куркытырга тырышыгыз.

Палатка, аучы йорты, пикник урынында азык калдыклары калдырмагыз. Вакытлы тору урынын ачык урында ясарга кирәк.

Аю балаларына якын килә күрмәгез. Алар янында ана аю була.

Аюлар умарталыкка бал ашарга килергә ярата.

Көрән аюларны аулау тыела. Алар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Аю аулаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган, диелә хәбәрдә.

Социаль челтәрләрдә, Татарстанның Лаеш районында яшәүчеләр аю эзләре тапкан, дигән мәгълүмат чыкты.

Шаһитлар хәбәр итүенчә, Лаеш районы өчен бу күренеш – гадәти хәл түгел. Кагыйдә буларак, бу якларда аюлар юк.

Якынча мәгълүматлар буенча, ерткыч хайванның эзләре яр буенда табылган. Аю ризык эзләп йөргән, дип фаразлана, дип яза «Татар-информ».

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100