news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда авылдан качкан "Ромео һәм Джульеттаны" эзлиләр

16 яшьлек кыз һәм 17 яшьлек егет качып очрашкан, әти-әниләре каршы булган.

news_top
Татарстанда авылдан качкан "Ромео һәм Джульеттаны" эзлиләр
Түбән Кама районында ике гашыйк — 16 яшьлек Вероника һәм 17 яшьлек Алексей өйдән качып киткән. Бу турыда НТР телеканалы хәбәр итте.

Ромео белән Джульетта балкон аша аралашса, Татарстанныкылар исә тәрәзә аша күрешкән. Вероника егет янына тәрәзәдән чыгып кача торган булган.

Шекспир әсәрендәге кебек, бу парны да әти-әниләре бергә итүгә каршы булган. Шуңа күрә, гашыйклар өйдән качкан.

Верониканың әнисе үзләре яши торган Борок авылында бөтенесен аякка бастырган. Кыз телефонга җавап бирми.

Күрше Сухаревода яшәүче егетнең әниләре исә кайда качып ятканнарын әйтүен үтенә. Егет туганнары белән смс языша.

Туганнары егет белән кызны эзләүне дәвам итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар