news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда авылда яшәүче 1,5 меңнән артык хатын-кыз балалар өчен бердәм түләү алган

news_top
Татарстанда авылда яшәүче 1,5 меңнән артык хатын-кыз балалар өчен бердәм түләү алган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2025 ел башыннан Татарстанда авылларда яшәүче 1529 хатын-кыз бала тапкач бердәм түләү алган. Бу ярдәм чарасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы.

Авылда кимендә 3 ел яшәүче хатын-кызлар бу түләүне алырга хокуклы.

25 яшькә кадәр беренче баланы тапкач – 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче яки аннан соңгы баланы тапкач 100 мең сум бирелә.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында әйтүләренчә, әлеге республика программасының үзенчәлеге – керем дәрәҗәсен яки милек хәлен раслау таләп ителми. Түләү әлеге шартларга туры килгән бөтен хатын-кызга да бирелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар