Татарстанда кайбер пенсионерлар авыл җирендә озак еллар эшләгән өчен пенсиягә өстәмә түләү алырга хокуклы. Бу турыда «Татар-информ» яза.
2019 елдан авыл җирендә яшәүче һәм авыл хуҗалыгында озак еллар эш стажы булган пенсионерларга иминият пенсиясенә арттырылган билгеләнгән түләү каралган. Төп шартларның берсе — авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булу. Моннан тыш, пенсионер рәсми рәвештә эшләмәскә тиеш. Әгәр өстәмә түләү билгеләнгәннән соң кеше авылдан шәһәргә күченсә, эшкә урнашмаган очракта, аның арттырылган түләүгә хокукы саклана.
Шул ук вакытта авылда яки салада яшәү генә мондый өстәмә түләү алу хокукын бирми. Мәсәлән, кеше хезмәт стажының күп өлешен шәһәрдә туплап, соңыннан авыл җиренә күченсә, ул бары тик шуның нигезендә генә өстәмә түләү ала алмаячак.
Өстәмә түләү билгеләгәндә Россия территориясендә урнашкан агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләү исәпкә алына. Шулай ук 1992 елның 1 гыйнварына кадәр Советлар Союзы территориясендә башкарылган тиешле эш тә авылдагы эш стажына кертелә.
Арттырылган билгеләнгән түләү алу хокукы бирә торган һөнәрләр һәм вазифалар исемлегенә 500дән артык белгечлек кертелгән. Алар авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексының башка юнәлешләре белән турыдан-туры бәйле. Аерым алганда, сүз механизаторлар, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау белгечләре, агрономнар, ветеринария хезмәткәрләре, балык үрчетүчеләр һәм башка һөнәр вәкилләре турында бара.
Өстәмә түләү күләме иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүнең 25 процентын тәшкил итә. 2025 елда аның күләме 2396 сум 17 тиен булган.