news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә 500 миллион сумнан артык акча биреләчәк

news_top

Татарстанда быелдан башлап авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә 500 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Шул исәптән, эшчәнлеген дәвам итүче кооперативлар өчен республика бюджеты хисабыннан 200 миллион сум грант ярдәме каралган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Быел республикада ярдәм юнәлешләре буенча үзгәрешләр планлаштырыла. Төп басым, фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә ясала», – дип аңлаттылар министрлыкта.

Моннан тыш, халык белән эшләү өчен азык үзәкләре төзүгә дә аерым игътибар биреләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар