news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда авыл халкын яшелчә орлыклары белән тәэмин итү өчен 30 миллион бүленгән

news_top
Татарстанда авыл халкын яшелчә орлыклары белән тәэмин итү өчен 30 миллион бүленгән
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Быел Татарстанда авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү өчен – 30 миллион, шул исәптән беренче тапкыр орлыклык бәрәңгегә 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан кулланучылар берлегенең идарә рәисе Рашат Шәймәрдановка сылтама белән «Татар-информ» яза.

«Бу 200 тонна югары сыйфатлы утырту материалы сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасы уңышлы тормышка ашырыла», – диде ул.

Мул уңыш җыеп алу нәтиҗәсендә кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары халыктан 7,7 мең тоннадан артык бәрәңге һәм 6,2 мең тоннадан артык яшелчә сатып алган, диде Шәймәрданов.

«Ярминкәләр барышында 1,8 мең тонна бәрәңге һәм 1,6 мең тонна яшелчә сатылды, шулай ук ваклап сату челтәре аша сату өчен кышкы чорга запаслар булдырылды», – дип искәртте ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар