
Татарстанда яңартылган шартлар буенча авыл ипотекасы программасы яңадан гамәлгә керде. Бу программа, субсидия лимиты тулганнан соң, вакытлыча туктатылган иде. Хәзер исә яңадан гаризалар кабул итү башланды. Бу турыда KF яза.
Төп кандидатлар – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, авыл җирлегендәге бюджет тармагында эшләүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре. Бу хакта «Россельхозбанк» матбугат хезмәте һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматына нигезләнеп хәбәр ителә.
«Россельхозбанк» Татарстан Республикасында авыл ипотекасы программасы буенча гаризалар кабул итүне 29 сентябрьдән яңадан башлады. Программа 2024 елда вакытлыча туктатылды, чөнки субсидияләр буенча бүленгән лимит тулган иде.
Программа гамәлдә булган чорда Татарстанда 5,8 мең гаилә авыл ипотекасын рәсмиләштергән. 2024 ел башыннан республикада 3,9 миллиард сумлык 773 кредит бирелгән. Кредитлау шартлары элеккечә калды: еллык ставка 0,1 проценттан 3 процентка кадәр, максималь сумма – 6 миллион сум, ә түләү вакыты – 25 елга кадәр.
Льготалы кредит алу хокукына ия булган кешеләр исемлеге киңәйтелде. Хәзер авыл хуҗалыгы комплексы хезмәткәрләре, бу өлкәдә эшләүче шәхси эшмәкәрләр, шулай ук Авыл хуҗалыгы министрлыгына, «Росрыболовство» һәм «Россельхознадзор»га караган оешмалар хезмәткәрләре авыл ипотекасын ала ала. Моннан тыш, авыл җирлегендәге социаль өлкә хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре дә программага кертелде. Быелдан башлап ул махсус операциядә катнашучыларга, аларның хатыннарына һәм тол калган хатын-кызларга да кагыла.
Кредит алучы яңа йортта теркәлүне һәм күрсәтелгән тармакларда эшләүне 5 ел дәвамында расларга тиеш. Авыл ипотекасы акчаларын подряд килешүе буенча өй төзүгә, шәхси төзелеш өчен йорт комплектын сатып алуга, әзер шәхси йорт, таунхаус яки 5 каттан артмаган яңа йорттан фатир алуга юнәлтергә мөмкин, диелә хәбәрдә.