news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе фаҗигале һәлак булган

Хуҗалык җитәкчесе ике авыл арасында юлда авариягә очраган.

news_top
Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе фаҗигале һәлак булган

Баулы районының «Кызыл Яр» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе фаҗигале һәлак булган. Бу турыда «Слава труду» сайты хәбәр итте.

Фәрит Фәтхетдинов алтмышынчы яшендә булган. Ул бүген, 4 октябрьдә, юл һәлакәтендә үлгән.

Кызыл Яр һәм Яңа Баулы авыллары арасындагы автомобиль юлында көндезге дүртләр тирәсендә авария булган. Һәлакәттә «Кызыл Яр» ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Фәтхетдинов үлгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Район басмасы мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар