news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда авыл буйлап машинада йөргән 17 яшьлек исерек кыз коточкыч авария ясаган

news_top
Татарстанда авыл буйлап машинада йөргән 17 яшьлек исерек кыз коточкыч авария ясаган
Фото: https://chelny-izvest.ru

Тукай районының Иске Ерыклы авылында узган төндә 3 машина – «семерка», «ВАЗ-2114» һәм «Datsun on-DO» бәрелешкән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев сүзләренчә, «ВАЗ-2114» машинасы белән 17 яшьлек кыз идарә итә. Аның машина йөртү таныклыгы юк. Өстәвенә, кыз исерек була, аның канында 0,322 м/гл алкоголь булуы ачыклана.

Кызга карата административ кагыйдә бозу турында акт төзелгән. Машинаны штраф-стоянкага алып киткәннәр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 октябрь 2023
    Исемсез
    Ата-анасы нәрсә караган соң бу кәнтәйнең? 17 яшьтә үк исерек булгач, аннан алга таба ни көтәргә?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар