news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда авыл блогеры айга 2 миллион сум акча эшләвен сөйләгән

news_top
Татарстанда авыл блогеры айга 2 миллион сум акча эшләвен сөйләгән
Видеодан скриншот

Азнакай районы Мәнәвез авылында яшәүче блогер Резеда Миңнегулова үз блогының аена 2 миллион сумга кадәр акча китерүен сөйләгән. Аны 80 меңләп язылучы карый. Резеда социаль челтәрдә «Инстатарки» исеме аша танылып киткән иде.

Видеороликларның берсендә ул стоматолог беләнн әңгәмә корган. Табиб аның тешләре матур булуын әйтеп уза һәм теш турайта торган система – брекетларга акчаны кайдан эшләве белән кызыксына.

«Мин блогер. Авылда яшим. Рекламалар ясыйм. Банк белән хезмәттәшлек итәм. Аена 200 дә була, 600 дә чыга, иң күбе 2 миллион акча эшләгәнем бар», – дип уртаклаша Резеда. Бу акчаларның ул блогтан керүен әйтә.

Блогер быел Бали, Таиланд, Төркиядә гаиләсе белән ял итеп кайткан. Былтыр Мальдив утрауларында, Төркиядә булган. Резеда иренең дә эш урыны булмавын, аның хуҗалык эшләре белән шөгыльләнеп яшәвен әйтә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 октябрь 2024
    Исемсез
    Жулэрлэр белэн дэнья Туган диярсен , бер кирэкмэгэнгэ акча кучереп яталар , эээ алар. Дэньянын артына тибеп шул акчаны туздырып яталар , кэлеп улэрсен валлахи
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар