
Татарстанда августның беренче атналарында эссе була, әмма 5-7 август көннәрендә яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта «Татмедиа» Телеграм-каналы яза.
Августның өченче декадасында температура нормага якын була. Беренче декада ахырында явым-төшемнәр көтелә. Айның икенче декадасында да салкынча һава торышы һәм бераз явым-төшем фаразлана.
Синоптик сүзләренчә, августта нык эссе һава торышы көтелми.