news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда аварияләр күп була торган районнар исемлеге билгеле

news_top
Татарстанда аварияләр күп була торган районнар исемлеге билгеле
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

ТР Хөкүмәтенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе күчмә утырышында юлларда иң күп аварияләр теркәлүче районнарны атадылар. Мәгълүматларны ТР Баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов китерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Быелның беренче 5 аенда һәлак булучылар саны 2 тапкырга кимеде. Шул ук вакытта аварияләр саны Югары Ослан, Апас һәм Тукай районнарында артты», – дип сөйләде Рөстәм Гарипов.

Ул китергән статистикадан күренгәнчә, быелның 5 аенда муниципаль юлларда булган аварияләр саны узган елгыдан 67гә күбрәк булган. Зыян күрүчеләр саны 127 кешегә арткан. Шул ук вакытта һәлак булучылар саны 8 кешегә кимегән.

Быел җирле әһәмияттәге юлларда барлыгы 803 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 19 кеше һәлак булган һәм 972 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар