news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда авариядә ир белән хатын һәм аларның игезәк уллары имгәнгән

news_top
Татарстанда авариядә ир белән хатын һәм аларның игезәк уллары имгәнгән
Татарстан прокуратурасы

Бүген иртәнге сигезенчеләр тирәсендә Югары Ослан районында М7 трассасында авариядә ир белән хатын һәм аларның игезәк уллары имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән хәбәр итте.

BMW машинасы SCANIA йөк машинасына бәрелгәч, җиңел автомобиль кырыйга чыгып китә һәм аңа KIA килеп бәрелә.

Якынча белешмә буенча, Чиләбе өлкәсендә туып-үскән 38 яшьлек хатын-кыз BMW машинасы белән идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыга.

Авариядә BMW машинасының йөртүчесе, пассажиры, 8 яшьлек игезәк малайлар имгәнә.

Урынга Югары Ослан районы прокуроры Василий Егоров барган. Тикшерү эшләрен прокуратура контрольгә алган, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар