news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда авариядә ике бала һәм ике олы кеше һәлак булган

Әгерҗе районында KIA һәм Nissan бәрелешкән.

news_top
Татарстанда авариядә ике бала һәм ике олы кеше һәлак булган

Бүген Әгерҗе районында юл һәлакәтендә ике бала һәм ике олы кеше үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Авария Кырынды һәм Татар Шаршадысы авыллары арасында була. Биредә KIA һәм Nissan бәрелешә. Аннары Nissan машинасына ут каба.

Социаль челтәр кулланучылар хәбәр иткәнчә, авариядә KIA машинасында утыра торган ике бала һәм хатын-кыз, Nissan автомобилендәге ир-ат һәлак була.

Мәрхүм балаларның берсенә өч, икенчесенә җиде яшь чамасы, хатын-кызга 30-35 яшь чамасы, дип хәбәр итә шаһитлар. KIA машинасындагы ир-атны кулы имгәнгән.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, авария кичке җиде тирәсендә Әгерҗе-Красный Бор юлының 47 нче километрында була. Якынча белешмә буенча, Nissan йөртүчесе узарга тели һәм каршы як полосага чыга. Биредә ул KIA белән бәрелешә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар