Казанда үсмер малайны Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Ул аттан егылып төшкән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Клиниканың матбугат хезмәте белешмәсе буенча, компьютер томографиясе ясагач, малайның җитди имгәнүе ачыклана. Аның бөере өзелгән. Хәзер ул хастаханәдә ята.