«Татар-информ»га М.Н. Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бер гаилә балалары белән урманда майлы гөмбә (маслята) һәм ал гөмбә (сыроежки) җыйган. Әмма ялгыш кәрзингә томсык гөмбә дә (белдная поганка) эләккән. Гөмбәләрне ашаганнан соң, гаиләнең хәле начарланган. Аларны хастаханәгә салганнар.
«Бер пациентның хәле авыр, әмма тотрыклы, ул реанимация бүлегендә. Икенче пациентның хәле тотрыклыланды, аны реанимациядән бүлеккә күчерделәр. Баланың хәле авыр дип бәяләнә, ул Республика балалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә», — дип аларның хәле турында 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең кискен агуланулар бүлеге мөдире, Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.
2026 ел башыннан бирле Татарстан хастаханәләренә томсык гөмбә белән агуланып барлыгы 26 кеше китерелгән.
«Гөмбә ашаганнан соң косу һәм эч китү башланса, тән температурасы күтәрелмәсә дә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртып, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиблар килгәнне көткәндә, ашказанын юдырырга мөмкин», — дип киңәш итә табиблар.